Идел буе районы халыкны социаль тәэмин итү бүлегендә "Тыныч балачак" дип исемләнгән төркемле чара узган. Биредә балигъ булмаган хокук бозучылар катнашкан.
Белгечләр тарафыннан "Син тоткын булсаң" дигән темага анкета оештырылган. Яшүсмерләр гайре табигый очракларда үзләрен ничек тоту хакында мәгълүмат алганнар. Чараның төп этабы дуслык, бердәмлек символын гәүдәләндергән җир шары моделен ясаудан гыйбарәт булган.