Чистайда урнашкан "Салават күпере" үзәге наркоманиягә каршы торуга юнәлдерелгән чара уздырган

2014 елның 14 феврале, җомга
Чистайда урнашкан "Салават күпере" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре  учетта торучы балигъ булмаганнар өчен "Минем караш" дип исемләнгән  ток-шоу уздырганнар.  Кисәтү эшенең мондый төре яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешен сакларга өнди.  Чарада эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманияне кисәтү  һәм капма-каршы җенес вәкилләре белән сакчыл мөнәсәбәт турында  да сөйләгәннәр.  Ток-шоуда эксперт буларак  дини конфессияләр вәкилләре, сәламәтлек саклау һәм тәртип саклау структуралары хезмәткәрләре дә катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International