"Тормыш" доброволец үзәге волонтерлары Чистайның "Җылы йорт" социаль приютында булганнар

2014 елның 14 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Чистайның "Җылы йорт"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Тормыш" доброволец үзәге волонтерлары катнашында бәйрәм чарасы булып узган.  Приют белгечләре билгеләвенчә,  студентларны ярдәм күрсәтү эшенә җәлеп итү приютта тәрбияләнүче балаларны тернәкләндерү эшендә зур роль уйный.
Бу юлы исә волонтерлар балалар өчен әкият куйганнар, конкурс-уеннар оештырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International