Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре көллиятне тәмамлаучыларга булачак һөнәр сайларга ярдәм итәләр

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Кичә Лениногорск политехник көллиятенең  Азнакай  филиалында “Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры”  һөнәре буенча белем алучы укучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.  Әлеге чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыклары рәисләре, районның транспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашкан.  Район башлыгы үз чыгышында районның үсеш перспективалары, яшьләргә булышлык күрсәтү программалары, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр хакында сөйләп үткән.

Предприятие җитәкчеләре исә үз оешмалары, яшь белгечләргә ярдәм итү, льготалар турында сөйләгәннәр. Район башлыгы урынбасары Әнвәр Җиһангиров яшь эшмәкәрләгә булышлык күрсәтү һәм “Гаилә фермалары авылы” дигән пилот проект турында бәян иткән.

Әлеге чараларны үткәрү яшьләргә булачак эш урынын сайларга булыша. Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре бу ярминкәне 2014 нче ел өчен  укучыларның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча чаралар комплексы  кысаларында уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International