"Гаилә" үзәгендә "МСТК эшчәнлеген оештыру" дигән эшлекле уеннар циклы башлана

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Иртәгә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "МСТК эшчәнлеген оештыру" дигән эшлекле уеннар циклы башлана. Әлеге цикл муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлегенә багышлана.
Уеннар барышында катнашучылар МСТК утырышы язылган видеороликлар, сигнал карталары, протоколлар карап, барлыкка килгән ситуцияне тикшерергә тиеш булачак.  Әлеге биремнәр  "көчсез звеноларны" билгеләргә, әлеге мәсьәләдә тармакара үзара йогынты ясауны анализларга һәм Татарстан Республикасы районнарында кулланыла торган типик нәтиҗәле технологияне билгеләргә ярдәм итәчәк, ди билгечләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International