Министрлык тарафыннан Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге һәм аның Әгерҗедәге филиалы эшчәнлеге тикшерелгән

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Менделеевск   халыкны  эш белән тәэмин итү үзәге һәм аның Әгерҗедәге филиалы эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән. Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.Тикшерү нәтиҗәсендә мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, 
түләүле иҗтимагый эшләр оештыру,  шулай ук эшсезлек буенча пособие түләү срокларын билгеләү буенча Мәшгульлек хакындагы Закон маддәләрен бозу очраклары теркәлгән.  
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү административ регламентында күрсәтелгән административ хезмәтләрне үтәмәү очраклары да ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелеп, табылган кимчелекләрне бетерүгә боерык биреләчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International