Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 17 нче февральдән 21 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
16 февральдә Әлмәт-Урсай автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу һәлакәт нәтиҗәсендә Фазуллин Х.И. ШП оешмасы хезмәткәре үлгән.
Бу хисап атнасында төркемле һәм авыр бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.