Кукмараның “Шәфкать” – “Милосердие” тернәкләдерү үзәгендә чираттагы медицина киңәшмәсе үткән

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмарада “Шәфкать” – “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләдерү үзәгендә чираттагы медицина киңәшмәсе булып узган.  Ул медицина һәм социаль тернәкләндерү бүлегенең узган айдагы эшчәнлеге һәм киләсе айга куелган бурычларга багышланган.

Өлкән шәфкать туташы сүзләренә караганда,  медицина хезмәткәрләре инвалидларны дәвалау физик культурасы, массаж,  физик терапия, медикаментоз дәвалау юлы белән тернәкләндерүгә,  балалар һәм аларның ата-аналарын гигиена ягыннан тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, салкын тию һәм грипп кебек чирләрне кисәтүгә зур игътибар биргәннәр.

Һәрбер белгеч үз юнәлеше буенча кыскача мәгълүмат биргән. Үз чыгышларында алар инновацион технологияләр куллану, ата-аналарны инвалид балаларны тернәкләндерү методикаларына өйрәтү кебек сорауларга басым ясаганнар.

Киләчәктә медицина хезмәткәрләре  алдында   салкын тию һәм грипп кебек чирләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны көчәйтү кебек мөһим бурычлар  куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International