ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Мастер-Профи" ҖЧҖ белгечләре белән бергә Менделеевск районы мәгариф учреждениеләренә чыкканнар. 

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
5 мартта Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  вакантлы  эш урыннары  мини-ярминкәсе үткәрәләр.  Чарада шәһәрнең 5 предприятиесе кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 24 нче февральдән 28 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 5 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Мәгариф. Карьера-2014" дип исемләнгән уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән.  Татарстанның 15 ләп уку йортлары катнашкан әлеге чарада 600дән артык укучыга һөнәрләр турында белешмә биргәннәр. Әлеге чараны үткәрү кысаларында эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лениногорск политехник көллиятенең  Азнакай  филиалы чыгарылыш укучылары, Азнакай районы башлыгы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре  катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе дә үткәргәннәр. 
27-28 февральдә "Тормыш иминлеге заманча проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәк"  дигән III нче Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узган. 

28
февраль, 2014 ел
җомга
Алабугада урнашкан «Яңа йорт» социаль приютында “Аҗаган”  уены узган.  Биредә тәрбияләнүчеләр КФУның  “Аэлита” Алабуга институты студентлар хезмәтендә катнашучылар белән бергә бик тырышып әзерләнгәннәр. 
Тукай районының  “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә янәшә авылдагы мәктәп укучыларын кунакка дәшкәннәр.
Казанның Идел буе районында яшәүче аз тәэмин ителгән, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар Масленицага багышланган  язны каршылау бәйрәмендә катнашканнар.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  "МСТК эшчәнлеген оештыру" дигән эшлекле уеннар циклы башланды. Әлеге цикл муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлегенә багышлана.  
Апас “Рассвет-Таң”  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Апас аграр көллияте белән берлектә “Ватанга хезмәт итәм” дигән рәсем  конкурсы игълан иткән булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International