Әлмәттә эш урыннары булмаган хатын-кызларны эшкә урнаштырачаклар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
5 нче мартта Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хатын-кызлар өчен  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар. Әлеге чарада  мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар катнаша.  Ярминкәгә шәһәрнең 10 предприятие һәм оешмасыннан вәкилләр чакырылган. Эшсезләргә бухгалтер, аппаратчы,  диспетчер, пешекче,  кондитер,  склад мөдире,  кондуктор, санитар, җыештыручы кебек эш урыннары тәкъдим ителер дип көтелә. Шулай ук һәр кеше вакансияләр банкы белән таныша, эш бирүче белән очраша, эшкә урнашу турында килешә, эш эзләү буенча белешмәләр ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International