Лаеш тернәкләндерү үзәгендә ата-аналарны аек акыл белән бала тәрбияләү серләренә төшендергәннәр

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  психолог һәм социаль педагог ата-аналар өчен үзенчәлекле дәрес үткәргән. Темасы: " Баланы аек акыл белән тәрбияләү".  Дәрес җаваплы ата-ана булуны һәм балаларга мәрхәмәтсез карашны кисәтүне пропагандалауга юнәлдерелгән гомумрусия мәгълүмати кампаниясе кысаларында уздырылган.
Үзәк психологы ата-аналаргы диагностика уздырган, кайбер очракларда нишләргә икәнен аңлатып үткән.  Ә социаль педагог исә "Сак булыгыз: кычкыручы ана!" дип исемләнгән әңгәмә уздырган.
Чараны йомгаклап, һәр ата-анага "Балаларга карата мәрхәмәтсез караш" дигән буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International