«Яңа йорт» социаль приютында “Аҗаган” уены узган

2014 елның 28 феврале, җомга

Алабугада урнашкан «Яңа йорт» социаль приютында “Аҗаган”  уены узган.  Биредә тәрбияләнүчеләр КФУның  “Аэлита” Алабуга институты студентлар хезмәтендә катнашучылар белән бергә бик тырышып әзерләнгәннәр.  Алар “Танклар” һәм “Динамит” дип исемләнгән 2 отряд оештырганнар, рәт җырлары, отряд командирлары, девизлар сайлаганнар.

Уен барышында балалар рәт һәм җыр, каршылыклар полосасы аша узу кебек конкурсларда катнашканнар. Чара ахырында һәр кеше кайнар чәй һәм пироглар белән сыйланган. Катнашучыларга дипломнар тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International