Апасның “Таң- Рассвет” үзәге карамагындагы балалар патриотик рухтагы рәсем конкурсында катнашканнар

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Апас “Рассвет-Таң”  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Апас аграр көллияте белән берлектә “Ватанга хезмәт итәм” дигән рәсем  конкурсы игълан иткән булганнар. Конкурсның максатлары үзеңне коллективта дөрес тоту, бер-бередә ярдәм кулы сузу, балаларның акыл һәм физик мөмкинлекләрен ачыклаудан гыйбарәт булган. Бәйгедә аграр көллияттә укучы, күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук учетта торучы яшүсмерләр исәбеннән 120 кеше катнашкан.   

Тәкъдим  ителгән дивар газеталары эчтәлекле булган. Һәр бала үз хезмәтен күрсәтеп, моның белән ни җиткерергә теләгәнен аңлатып үткән.

Иң яхшы авторларга мактау кәгазьләре тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International