Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 24 нче февральдән 28 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән очрак 24 нче февраль көнне Татарстан Республикасы буенча 5 нче номерлы районара федераль салым хезмәте инспекциясендә булган. Иртәнге 10 сәгать 15 минутта хезмәт биремен башкарган чакта эшче үлеп киткән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән бу вакыт аралыгы өчен икенче очрак 18 нче февральдә теркәлгән. Чистайда булган юл-транспорт һәлакәтендә Генеририующая компаниянең "Зәй ГРЭСы" филиалы хезмәткәре зыян күргән.
19ы көнне исә Яр Чаллы -Уфа юлында да юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Биредә Яр Чаллының "Спектр" ҖЧҖ хезмәткәре авыр җәрәхәтләр ала.
Шул ук көнне Югары Осланда урнашкан "Иннополис-Спорт комплексы" төзелеш объектында Казанның "Берләшкән бетон компаниясе" ҖЧҖ хезмәткәре зыян күрә.
20 нче февральдә Аксубай районында урнашкан "Агрофирма Вамин-Аксу" ҖЧҖдә күрсәтелгән вакыт аралыгы өчен дүртенче авыр җәрәхәт очрагы теркәлә. Курганнан чанага силос төягән чакта өске каткан катлам эшченең аягына ишелеп төшә.
Бишенче очрак "Казан тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәге" ААҖдә теркәлә. Дәрвишләр бистәсе станциясендә локомотив маршрутын әзерләгән чакта хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян килә.
Төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эше бара.