Мәктәп укучылары Тукай районының “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә кунак булганнар

2014 елның 28 феврале, җомга

Тукай районының  “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә янәшә авылдагы мәктәп укучыларын кунакка дәшкәннәр. 11-12 яшьлек 11 яшүсмер үзәк эшчәнлеге белән танышкан.  Алар өчен “Сәламәт йокы” дип исемләнгән махсус мәгълүмат сәгате үткәрелгән, сенсор бүлмәсен күрсәткәннәр. Биредә психолог алар белән “Ташланган бакча” дигән дәрес үткәргән.  Шулай ук балалар “Төрле төстәге куллар” дигән арт-терапия дәресендә дә булганнар.

Балалар күп яңа тәэсирләр, кызыклы белемнәр алып кайтып киткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International