Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Мастер-Профи" ҖЧҖ белгечләре белән бергә Менделеевск районы мәгариф учреждениеләренә чыкканнар.  Биредә мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итүгә, шулай ук эшче һәм инженер-техник һөнәрләрне популярлаштыруга  юнәлдерелгән дәүләт хезмәтләре күрсәтелгән.  Әлеге хезмәтләр 9-11 нче сыйныфларда белем алучы 288 укучыга күрсәтелгән.
Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында теркәлгән  25 гражданга  исә хезмәт базарында социаль җайлашу узу буенча белешмәләр бирелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International