Казанлыларны эшкә урнаштырачаклар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
5 мартта Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  вакантлы  эш урыннары  мини-ярминкәсе үткәрәләр.  Чарада шәһәрнең 5 предприятиесе кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша.  Алар арасында "Водоканал" МУП, "Горводзеленхоз тресты", "Метроэлектротранс"  МУП, "Электроприбор"  ААҖ Казан заводы, "Татарстан почтасы"  почта элемтәсе идарәсе кебек предприятиеләр  бар.
Ярминкәдә катнашучыларга  инженер, мастер, бухгалтер, троллейбус йөртүче,  слесарь-төзекләндерүче,  электромонтер,  штамплаучы, түбә ябучы, гальваник, тегүче, коючы, почтальон кебек белгечлекләр буенча 469 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы  буенча 9 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International