«Гаилә» үзәгендә МСТК консилиумына багышланган уеннар башланып китте

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  "МСТК эшчәнлеген оештыру" дигән эшлекле уеннар циклы башланды. Әлеге цикл муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлегенә багышлана.   Чарада республиканың 15 районыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия сәркатипләре, рәисләре катнашкан.  Командаларның эшчәнлеген анализлау өчен эксперт төркеме булдырылган.

Уен барышында катнашучылар МСТК утырышы язылган видеороликлар, сигнал карталары, протоколлар карап, барлыкка килгән ситуцияне тикшерергәннәр.  Әлеге биремнәр  "көчсез звеноларны" билгеләргә, әлеге мәсьәләдә тармакара үзара йогынты ясауны анализларга һәм Татарстан Республикасы районнарында кулланыла торган типик нәтиҗәле технологияне билгеләргә ярдәм итте, ди билгечләр.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә Татарстанда 700 мең балигъ булмаган бала бар, шуларның 3 проценты  социаль куркыныч хәлдә дип исәпләнә.  "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге үткәргән мониторинг нәтиҗәләренә караганда, 2013 нче ел азагына Татарстан Республикасы районнарында патронатта 2078 гаиләдән 3658 балигъ булмаган граждан социаль куркыныч хәлдә яши. Бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 11 процентка кимрәк ( 259 гаиләгә).

Менә шундый авыр хәлдәге гаиләләр белән бәйле мәсьәләрне чишү өчен муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлеге оештырыла да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International