Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан һөнәр сайлауга юнәлдерелгән чара уздырылган

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Мәгариф. Карьера-2014" дип исемләнгән уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән.  Татарстанның 15 ләп уку йортлары катнашкан әлеге чарада 600дән артык укучыга һөнәрләр турында белешмә биргәннәр. Әлеге чараны үткәрү кысаларында эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лениногорск политехник көллиятенең  Азнакай  филиалы чыгарылыш укучылары, Азнакай районы башлыгы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре  катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе дә үткәргәннәр. 
Шулай ук Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе ректоры, Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты директоры,  авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары рәисләре белән берлектә "Кем булырга? Нинди булырга?" дигән конференция дә оештырылган.
Уку йортлары  вәкилләре чыгарылыш укучыларына үзеңә туры килерлек, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәр сайлау буенча төпле киңәшләр, белешмәләр биргәннәр. Уку йортларына керү, гариза тапшыру сроклары, шартлары хакында да сөйләп киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International