Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре уку йортларын тәмамлаучылар өчен чара уздырганнар

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  Азнакай районыннан булган студентлар һәм Азнакай районы җитәкчелеге белән очрашу уздырганнар.  Әлеге чара яшь белгечләрне районга җәлеп итү максатыннан үткәрелгән.
Студентлар алдында бу көнне  Азнакай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Д.Гыйләҗев чыгыш ясаган. Ул иң яхшы студентларга мактау хатлары тапшырган һәм уку йортларын тәмамлап,  районга эшләргә кайтучылар өчен эшләп килүче  программалар турында сөйләп киткән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече исә  студентларга шәһәрдә булган вакансияләр хакында сөйләгән, буклетлар тараткан.
Шул ук көнне  Азнакай шәһәре тарихы белән бәйле конкурслар да үткәрелгән.  Җиңүчеләргә  шәһәр симоликасы төшерелгән призлар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International