Баулы районы мәктәпләренең булачак чыгарылыш сыйныф укучылары вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсендә катнашканнар

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Баулы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгариф бүлеге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү көне уңаеннан вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар.  Чарада шәһәр мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары катнашкан.
Уку урыннары ярминкәсенә 280 укучы килгән. Бирегә шулай ук 15 уку йорты һәм 3 предприятие вәкилләре дә килгән.  Алар укучыларга 33 вакансия тәкъдим иткәннәр.
Укучылар  югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре презентацияләре, укырга кабул итү кампаниясе,  укырга керү таләпләре һәм сроклар белән танышканнар. Уку, фәнни, иҗади эшчәнлек хакында фильмнар караганнар.
Чара ахырында һәрбер катнашучыга буклетлар һәм брошюралар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International