Гаилә үзәгендә "Балаларга карата көч куллануны кисәтү" республика семинары уздырыла

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
9 нчы апрельдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  республика мәгълүмати-методик үзәгендә республикакүләм гамәли ориентлашкан семинар узачак. Темасы:  "Балаларга карата көч куллануны кисәтү".  Чарада ТР министрлык һәм ведомстволар,  Кеше хокуклары буенча республика комиссиясе, Тикшерү комитеты Идарәләре вәкилләре,  ТРда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашачак.
Семинарның пленар өлешендә белгечләр балаларга карата көч куллануны кисәтүдә  ведомствоара эшчәнлек, бу өлкәдә тикшеренүләр нәтиҗәләре,  социаль анимация куллану кебек сорауларны тикшерәчәкләр.
Гамәли өлешендә  исә  катнашучылар бала белән рәхимсез кылану очрагын белүнең диагностик инструментарийларын карарага җыеналар,  ата-аналары тарафыннан кыерсытылган балалар белән эшләү нәтиҗәләре,  әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрдә хисси яну синдромын кисәтү кебек мәсьәләләрне дә тикшереп узачаклар.
Семинар Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 37 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча уза.
Башлану вакыты: сәгать 10.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International