Казан шәһәре предприятиеләре эшсезләргә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
15 нче апрельдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәкләр. Ярминкәдә "ТПК Товарищей" Казан филиалы, "Метроэлектротранс" МУП электр депосы, "Бәхетле-1", "Казан электротехник заводы"  ААҖ, "16 нчы Татар-инглиз гимназиясе" вәкилләре катнашачак.
Чара килүчеләр  булган вакансияләр турында мәгълүмат ала,  предприятие вәкилләре белә очраша, эш урынына юллама ала алачаклар.  Шулай ук аларны басма матбугат белән дә тәэмин итәчәкләр.
Ярминкә Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт  адресы буенча узачак.  Башлану вакыты  сәгать12.00.
Белешмәләр өчен телефон: 224-86-66.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International