Менделеевск «Өмет яры» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен чаралар үткәрәләр

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә  "Мукосолька" клубы үз эшчәнлеген дәвам итә.  Клубның максаты мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль-психологик тернәкләндерүдән гыйбарәт. Бирегә йөрүчеләр балчык һәм тозлы камыр белән төрле эшләнмәләр ясыйлар.
Клубны оештыручы Мария Александрова сүзләренә караганда, балалар белән эшләнмәләр  ясап кына калмый,  әкияти сюжетларны да гәүдәләндерә.  Мондый уенлы дәрес  балаларның сөйләм активлыгын стимуллаштыра,  киләчәктә уенчык персонаж белән  диалог та оештырырга ярдәм итә. Вак моторика,  күзаллау,  фикерләү сәләтен дә яхшырта.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International