Бүген министрлыкта шартлы янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды

2014 елның 4 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр  министрлык хезмәткәрләре өчен 10.55 сәгатьтә яңгыравык элемтә буенча эвакуация башлану турындагы хәбәрдән һәм  янгын сигнализациясе эшләгәннән соң  башланды.
Шартлы янгын чыганагы төзекләндерү эшләре бара торган икенче катта иде.
Министрлыкның барлык хезмәткәрләре һәм министрлыкка килгән кешеләр инструкция нигезендә кабинетлардагы барлык электр приборларын уттан өзеп, тәрәзләрне ябып, барлык кыйммәтле әйберләрен алып, ачык ишекләрдән урамга чыктылар.
Ирекле янгын дружинасы әгъзалары  бинадан барлык кешеләр дә чыгарылганмы дип, тикшереп чыкканнар. Дружина башлыгы эшләр белән идарә итүчегә бинаны тикшерү хакында хисап тоткан, ә бүлек башлыклары үзләренең хезмәткәрләрен барлап чыктылар.
Билгеләп үтик,  мондый өйрәнүләр министрлык хезмәткәрләре өчен көтелмәгән хәл түгел. Әлеге төр чаралар һәр квартал саен үткәрелеп килә. Хезмәткәрләр үзләре дә, куркынычсызлыкның артык түгел икәнлеген аңлаган хәлдә, өйрәнүләргә  зур  җаваплылык белән якын киләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International