Лаеш тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Лаеш мөмкинлекләре  чикле балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә һөнәр сайлауга багышланган  мәгълүмати әңгәмәләр циклы башланып киткән.  Беренче дәрес барышында  тәрбияче Наталья Коновалова  карамактагы балаларга "Һөнәр" төшенчәсе турында сөйләгән. Төрле белгечлекләр хакында да бәян иткән.
Оештыручылар сүзләренә караганда, яшүсмер чорында булган  мөмкинлекләре чикле балалар өчен  һөнәр дөньясында үз юлыңны сайлап алу бик кыен эш.  Әмма төрле белгечлекләр, аларның охшаш һәм аермалы яклары турында күбрәк белсәләр,  балалар үзләренең ниди эшкә хирыс булуларына бик тиз төшенерләр.
Әңгәмә ахырында тәрбияче  балаларга "Кая укырга барырга?" дигән темага буклетлар тараткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International