9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,87% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Бүгенге көнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17755 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 168 кешегә кимрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 770 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 557е эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 435 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.