"Тәтеш балкышы" комплекслы үзәге карамагындагы гражданнарга "акыл дәресе" укытканнар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән "Акыл дәресләре" программасы кысаларында шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" комплекслы үзәге психологы  "Мин-акыллы кеше"  дигән дәресләр үткәргән. Әлеге чара Тәтеш татар гомуми белем мәктәбендә үткән. Дәрес барышында балалар акыллы һәм акылсыз адымнарның нинди булуы хакында сөйләшкәннәр, пазллардан мәкальләр төзегәннәр.
Әлеге чара ахырында балалар адымнарының нәрсәгә китерәсен  уйлап эш иткән очракта һәр кеше дә бәхетле була ала дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International