Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 12 кеше эшкә урнаштырылган

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күчмә офис ярдәмендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чарада Л.Я Карпов исемендәге химия заводы, "Мендлеевсказот" ҖЧҖ, "Кама-Сакс" ҖЧҖ, Менделеевск үзәк район сырхауханәсе, "Содексо ЕвроАзия" кебек предприятие һәм оешма вәкилләре катнашкан.
Ярминкәгә килүчеләргә алар тарафыннан 466 вакансия тәкъдим ителгән. Аппаратчы, сәркатип-машинист,  икътисадчы,  официант,  гардеробчы,  электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомат һәм ярымавтомат линияләр, станок һәм җайланмалар операторы кебек эш урыннарына сорау күп булган.
Чарага 47 кеше килгән. 12 кешегә эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International