Түбән Каманың “Балкыш” үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрелгән

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Түбән Каманың  “Балкыш” балигъ  булмаганнар өчен социаль  тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче  өлкән яшьтәге балалар өчен “Һөнәр сайлар вакыт” дигән темага әңгәмә уздырылган. Белгечләр сүзләренә караганда,  һөнәр сайлауда булышлык күрсәтү үзәктә яшәүче яшүсмер балаларны тәрбияләү барышында бик мөһим адым булып тора.

   Балаларга һөнәрләрнең төрлелеге турында сөйләү, яшүсмерләрдә хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, укуга җавапы мөнәсәбәт формалаштыру бу көнге әңгәмәнең төп максатлары булган. Әңгәмә кысаларында өлкән яшьтәге балалар төркемнәрендә “Бар һөнәр дә яхшы, теләгеңә карап сайла” дигән темага күргәзмәләр дә әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International