Яшел Үзән яшүсмерләренә Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләгәннәр

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы Яшел Үзәннең яшүсмерләре, шулай ук ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ  булмаган гражданнар "Яңарыш" клубы төркемле чарасында катнашканнар.  Чара "Үзеңә ышан"  республика максатчан программасы кысаларында "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге тарафыннан оештырылган.  Максаты балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия  бирүдән гыйбарәт булган.
Очрашу барышында балаларга сугыш башлану,  сугыш хәрәкәтләре барышы һәм сугыш тәмамлану турында  фильм күрсәткәннәр.  Социаль педагог балаларга инде еракта калган сугыш  вакыйгалары турында сөйләгән, герой-якташларыбызны билгеләп үткән. Яшүсмерләр сүзләренә караганда,  алар бик күп тәэсирләр алганнар һәм әлеге канкойгыч сугышта безнең якташларыбызның әһәмиятле  роленә тагын бер кат инанганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International