"Гаилә" үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы уздырыла

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Иртәгә республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы үткәрелә. Темасы: "Балага карата рәхимсез караш һәм баланы суицидка җиткерүне кисәтү". Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлечәләре һәм үзәкләре, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр белгечләре катнашачак.
Әлеге семинарда "Гаиләнең  ял көне"  клубы эшчәнлеген, балигъ булмаганнар арасында рәхимсез караш һәм суицид турында уйларны кисәтү буенча эш тәҗрибәсен тикшерү, депрессияләрдән чыгу юлларын күрсәтүдә психологлар ролен карап китү  дә күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International