Шушы көннәрдә Чистайда урнашкан “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта республика интернат-йортларының КВН командалары уенчыларын һәм җанатарларын каршы алганнар. Бу уенда Чистай психоневрологик интернаты, “Балкыш” халыкны социаль тәэмин итү үзәге, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт һәм “Юлдаш” интернаты командалары катнашкан.
Уен ике сәгать дәвам иткән, әмма вакытның узганы сизелми дә калган. Юмор, музыка, персонажлар алышыну, күңелле атмосфера һәркемне җәлеп иткән.
Чара ахырында жюри җиңүчеләрне игълан иткән, мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырган. Беренче урынны бу уенда хуҗалар командасы – ягъни “Юлдаш” интернатының иң тапкыр һәм зирәк уенчылары яулаган.