Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Тарих
Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар
Иҗтимагый совет
Дәүләт программалары
Дәүләт хезмәтләре
2026 елга ачык максатлар һәм бурычлар
Цифрлы трансформацияләү
Эшчәнлек
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Милли проектлар
Эшчәнлек юнәлешләре
Планнар һәм проектлар
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы тору
Конкурслар һәм акциялар
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат-статистика
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый берләшмәләрен (оешмаларын), социаль эшкуарларны һәм СЮ КБО ярдәм итү
Документлар
Норматив документлар
Җайга салу буенча йогынты ясауны бәяләү
МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ КОМПЛАЕНС
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау
Методик материаллар
Архив
Матбугат хезмәте
Атналык план
Сайтны алып бару
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бушлай юридик ярдәм
Кирәкле мәгълүмат
Хезмәт хакы түләүне тоткарлау турында шикаятьләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Министр Айрат Шәфигуллин Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлеге белән тәбрик итәчәк
2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
2 нче май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Роза Вольфовна Моргулес янына киләчәк. Ул ветеранны 90 яшьлеге белән тәбрикләячәк һәм аңа РФ Президенты В.В.Путин исеменнән открытка һәм истәлекле бүләкләр тапшырачак.
Роза Вольфовна 31 ел буе - 1950 нче елдан алып 1981 нче елга кадәр КМПО заводының 11 нче сырхауханәсендә медсанчасть табибы булып эшләгән. Ире Моргулес Григорий Савельевич соңгы елларда Киров районындагы кичке мәктәптә тарих укыткан. 1988 нче елда үлгән. Улы 22 нче заводта инженер булып эшләгән, әмма 2002 нче елда ул да бакыйлыкка күчкән. Килене - Татьяна Ивановна шул ук заводта инженер-конструктор булып эшләгән, оныгы Ирина Владимировна "КазанОргСинтез" да эшли. Оныкчыгы Анна исә Геманиядә социология факультетында белем ала.
Моннан тыш шул ук көнне ялгыз Бөек Ватан сугышы ветераны Фәридә Газиз кызы Нигъмәтҗановага хәвеф-хәтәр кнопкасы булган телефон тапшыру тантанасы да узачак. Бу телефон Стратегик инициативалар агентлыгының "Кайгырту системасы" дигән проекты кысаларында бирелә. Билгеләп үтик, бу - инвалидлар һәм өлкәннәр өчен тәүлек дәвамында сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән, безнең илдә уйлап табылган тәүге эшләнмә. Бу программа өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырта, аларга җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары булып калырга ярдәм итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Республиканың районнарында Җиңү көне билгеләп үттеләр
Җиңү көнен якынлашу белән республиканың барлык почмакларында социаль хезмәткәрләр, волонтерлар һәм социаль учреждениеләрнең асрау алучылары батырча үткән еллар истәлеген саклау һәм сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә иң зур рәхмәтләрен белдерү дәртендә берләштеләр. Күпсанлы ватанпәрвәрлек акцияләре, концертлар, күргәзмәләр һәм йортлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү чаралары буыннар арасындагы нәзакәтле бәйләнешнең ачык исбатламасы булды.
Яр Чаллыда 81 еллык Җиңүгә багышланган патриотик театр дәресәсе үтте
8 майда, Җиңү көне алдыннан, «Дәшләр» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге көндезге тору бүлеге базасында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган театр мәшгүллеге узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән Хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы елы кысаларында оештырылды.
Мамадышта «Җиңү тәрәзәләре» акциясе узды
Мамадыш районы Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Забота»ның көндезге тору бүлеге алучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бөтенроссия патриотик акциясенә «Җиңү тәрәзәләре» кушылды.
Әлмәттә ветераннарны Җиңүнең 81 еллыгы белән котладылар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Әлмәт районы «Опека» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Ветеранлар советы иҗтимагый оешмасы вәкилләр, шәһәр хезмәт коллективлары вәкилләр һәм «Әнсар – Әлмәт шәһәренең ярдәмчеләре» хәйрия фонды вәкилләр белән берлектә өйдә торып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге алучылары – Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчеләренең һәм Ватанны саклап һәлак булган якташларыбызның тол хатыннарының янәсенә бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз