Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге белгечләре батырлык дәресе үткәргәннәр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан шәһәрнең 27, 28, 29, 51, 52 нче мәктәпләре укучылары өчен батырлык дәресе үткәргәннәр.  Чарага Автозавод районы ветераннар советы  рәисе Любовь Ходорковская, 27 комплекс ветераннар советы рәисе Алмаз Мифтахов,  Бөек Ватан сугышында катнашучы Салих Сираҗетдинов һәм аның тормыш иптәше - Сәлимә ханым чакырылган булган. 
Чарага килүчеләр Бөек Ватан сугышы орден һәм медальләре, бүләкләрнең тарихлары, бирелгән кешеләр турында сөйләшкәннәр. Укучылар үз чиратларында бәйрәм концерты куйганнар һәм ветераннарга кызыклы хикәятләре өчен рәхмәт сүзләре җиткергәннәр, чәчәкләр бүләк иткәннәр.  Ә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре исә ветераннарга азык-төлек җыелмасы тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International