Кукмара бистәсендә Башкарма комитет бинасы алдындагы мәйданда “Зәңгәр тасма” дигән акция үткәрелгән. Ул “Язгы мәрхәмәт атнасы” кысаларында узган. Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре сүзләренә караганда, ул балаларга карата көч куллануны кисәтү максатларыннан үткәрелгән.
Бу көнне “Волонтер-Кукмара” берләшмәсе көчләре белән бистә биналары янәшәсенә әлеге акциянең барлыкка килү тарихы язылган листовкалар ябыштырылган. Ә узып баручыларга исә балаларга карата мәрхәмәтсезлекне кисәтү символы буларак зәңгәр тасмалар таратканнар.