“Тәтеш балкышы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ел саен апрель аенда өлкән гражданнар һәм инвалидларга өй яны территориясен һәм өйләрен җыештырырга булышалар. Әлеге чаралар традицион “Яхшы эшләр атнасы” кысаларында уздырыла.
Бу елны да белгечләр, бригадаларга тупланып, өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәмгә килгәннәр. Пенсионерлар да, хезмәткәрләр үзләре дә мондый эштән канәгать - эш тә күңелле уза, уңай эмоцияләр дә арта.