Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Мин яши торган дөнья” дигән программа кысаларында чираттагы чара үткәргәннәр. Бу юлы алар социаль патронатта торучы балаларга җәмгыять урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәткәннәр.
“Камелот” кафесына барыр алдыннан балалар барлык кагыйдәләрне исләренә төшереп чыкканнар, анна соң шул кагыйдәләрне гамәлдә беркеткәннәр. Төшке аш вакытында балалар ашханә җиһазларын дөрес кулланырга, өстәл артында мәдәниятле итеп гапләшергә өйрәнгәннәр.
Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге дәресләрне үткәрү үзәкнең “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” иминият фондының IV нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булган.