Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсен тикшергәннәр

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмарада урнашкан “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру темасына конференция узыдырылган.  Әлеге чарада Кукмара районы социаль яклау бүлеге башлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы белгече,  Кукмара аграр көллияте  методисты, ТИСБИ вәкиле,  мәгариф бүлеге методисты,  инвалидлар җәмгыяте рәисе һәм өлкән сыйныфларда белем  алучы инвалид балаларның ата-аналары катнашкан иде.

Бу көнне ведомстволар белгечләре тарафыннан  уку йортын сайлау, аларга кабул итү шартлары кебек сораулар буенча белешмәләр бирелгән.  Ата-аналар белән, аларның һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә белемнәрен бәяләү максатыннан анкета үткәрелгән.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International