ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2014 нче елның 1 нче кварталы өчен социаль индекс 105,0 % яки кварталның һәр ае өчен 101,6%ны тәшкил итә.

“Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы  кысаларында Әлки “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре учетта торучы балаларның ата-аналары белән “Баланы наркотиклардан ничек сакларга?” дигән темага түгәрәк өстәл уздырганнар.

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы - берьюлы 3 призлы урын яулый алган бердәнбер төбәк.  “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә IV нче Бөтенрусия конкурсында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт директоры  Имаметдин Гәрәев “Озак еллар социаль хезмәттә” дигән махсус премия” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 2 нче июньнән 6 сына чаклы  үлем белән тәмамланган  5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Алабугада  “Яшьләр лидеры мәктәбе-2014” -  “Социаль менеджмент шәһәр гамәли Академиясе”нең өченче сессиясе тәмамланган.  Биредә Алабуга мәктәпләре укучылары, шулай ук Әлмәт, Кукмара һәм Яшел Үзән доброволец отрядлары әгъзалары  катнашкан.

Шушы көннәрдә Зәй районында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара булып узган. Җылы дустанә атмосферада районның социаль хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылган.
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә «Сталкер»  профильле лагере балалары килеп киткән. Әлеге лагерь балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә учетта торган балалар өчен оештырылган.

Шушы араларда Түбән Кама «Балкыш» балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы Тимур Якубов шәһәркүләм шигырь укучылар конкурсында «Әдәби уку» номинациясендә икенче урын яулаган.


7
июнь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Айрат Шәфигуллинның социаль хезмәткәрләрне  һөнәри  бәйрәмнәре белән котлау сүзе


6
июнь, 2014 ел
җомга
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International