“Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән IV нче Бөтенрусия конкурсында Татарстанның социаль хезмәткәрләре ике беренче һәм бер өченче урын яуладылар

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы - берьюлы 3 призлы урын яулый алган бердәнбер төбәк.  “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә IV нче Бөтенрусия конкурсында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт директоры  Имаметдин Гәрәев “Озак еллар социаль хезмәттә” дигән махсус премия” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды. Менделеевск шәһәренең “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Альберт Галиев шулай беренче урын яулады. Аңа исә “Авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшләү” номинациясендә  тиңнәр табылмаган.  Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эшләүче Рүзәл Шакиров “Инвалид балалар өчен социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә 3 нче урын алган.

 Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар 6 нчы июнь көнне Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узган тантаналы чара барышында тапшырылды.

Республикакүләм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә 11 нче июнь көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International