Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә яшь сталкерлар кунакка килгән

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә «Сталкер»  профильле лагере балалары килеп киткән. Әлеге лагерь балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә учетта торган балалар өчен оештырылган.

Һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри белем бүлеге белгечләре балаларны һөнәрләр сайлауга әзерлек ягыннан тикшерү өчен  тест эшләтеп алганнар. 

Яшь сталкерлар шулай ук «Синең киләчәк» дигән һөнәри юнәлеш бирүче сайт белән танышканнар, һөнәр сайлау турында мультфильмнар караганнар.

Чара ахырында балаларга 14 яшь тулгач, киләсе җәйдәге каникуллар вакытында эшләп алырга да тәкъдим ясаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International