“Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында Әлки “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре учетта торучы балаларның ата-аналары белән “Баланы наркотиклардан ничек сакларга?” дигән темага түгәрәк өстәл уздырганнар.
Әлега чара барышында социаль педагог “Баланы ничек итеп наркотиклар һәм хәмергә каршы торырга өйрәтергә” дигән темага лекция укып киткән. Психолог исә “Гаилә тәрбиясе стратегияләре” дигән тест эшләтеп алган.
Ата-аналарга шулай ук “Спайс нәрсә ул?” дигән наркотикларга каршы ролик күрсәтелгән, буклетлар таратылган.