2 нче июньнән 6 нчы июньгә чаклы 5 үлем очрагы теркәлгән

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 2 нче июньнән 6 сына чаклы  үлем белән тәмамланган  5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

31 нче май көнне Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты каршындагы ВПО НУК бинасында тәрәз төбе такталарын сүткән чакта “СО ТОЙЛ” ҖЧҖ балта остасының өстенә авыр предмет егылып төшә.

Үлемгә китергән икенче очрак Түбән Каманың “Жилстрой” ҖЧҖдә теркәлгән. 30 нчы май көнне эре панельле йорт төзелешендә  электр белән эретеп ябыштыручы тигезлеген югалткан һәм 5 нче катның тәрәзә уемына егылган.  Әлеге хәбәр 2 нче июнь көнне килеп ирешкән.

4 нче июньдә хезмәт вазыйфаларын башкарган җирендә Яр Чаллы “Тимер юлчы” ҖЧҖ хезмәткәре үлеп киткән. Ул гомуми кулланылышта булмаган юлларда маневр эшләрен башкарган чакта вафат  булган.

“Ялта-Зәй” сәламәтләндерү лагерендә командировкада чагында Яр Чаллының “Климат” ҖЧҖ монтажнигы су коенырга киткән җирендә батып үлгән. Әлеге аяныч хәл 5 нче июньдә булган.

Шул ук көнне үлем белән тәмамланган бишенче бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Яр Чаллының “КамАЗ” ААҖ хезмәткәре  фәнни-техник үзәктә чакта үзен начар хис итә башлаган һәм шунда  үлеп тә киткән.

Әлеге атнада авыр һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International