Алабугада “Яшьләр лидеры мәктәбе-2014” - “Социаль менеджмент шәһәр гамәли Академиясе”нең өченче сессиясе тәмамланган. Биредә Алабуга мәктәпләре укучылары, шулай ук Әлмәт, Кукмара һәм Яшел Үзән доброволец отрядлары әгъзалары катнашкан.
Сессия Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт бинасында узган. Ул шәхси үсеш һәм проект эшчәнлеген үстерүгә багышланган. Балалар биредә ораторлык осталыгына өйрәнгәннәр, шәһәркүләм чара-акцияләр уздыру серләренә төшенгәннәр.
Чараның тантаналы ачышы өлешендә мөмкинлекләре чикле бала – Лидия Бобуның әнисенә ярдәм йөзеннән 14 мең сум хәйрия акчалары тапшырылган. Бу сумма волонтерлар көче белән җыелган.
Мәктәптә волонтерларга психолог Ксения Җиһаншина, шәхси эшмәкәр Радик Баһавиев, Әдилә Абдуллина кебек белгечләр дәресләр укытканнар.
Сессия тәмам, әмма биредә алган яхшы кәеф, яңа белемнәр волонтерларны яңадан яңа җиңүләргә илһамландырып торачак әле.