Түбән Кама «Балкыш» үзәгендә тәрбияләнүче яшүсмер шәһәркүләм шигырь укучылар конкурсында икенче урын яулаган

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Шушы араларда Түбән Кама «Балкыш» балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы Тимур Якубов шәһәркүләм шигырь укучылар конкурсында «Әдәби уку» номинациясендә икенче урын яулаган.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, конкурс «Россиядә Пушкин көне-2014» дигән шәһәр чарасы кысаларында  узган.  Бу конкурсны Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре үткәргән.

Чараны оештыручылар билгеләгәнчә, «Балкыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр әлеге чарага бик җитди якын килгәннәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International