Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзе
Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар!
Бүген без иң мөһим, гуманлы бәйрәмнәрнең берсе – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез. Заманча җәмгыятьне тирән белемле, яңа социаль технологияләр белән яхшы таныш, тирәнтен кешелеклелек сыйфатлары хас булган белгечләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Социаль хезмәткәр булу ул үзеңә аерым бер тормыш юлын сайлап алу, кирәк булган өчен түгел, җан таләбенә буйсынып ветераннар, инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм кулы сузу, ятим, ата-анасыз калган балаларны кайгырту, гаилә иминсезлеге күренешен кисәтү буенча һәрдаим эш алып бару дигән сүз.
Бүгенге көндә Татарстанның 132 халыкны социаль тәэмин итү учреждениесендә социаль гаделлек, гуманлык, кешелеклелек принципларына тугры булган 10 меңнән артык социаль хезмәткәр эшләп килә. Ел дәвамында алар авыр тормыш хәлендә калган 600 меңнән артык гражданга төрле яклап ярдәм күрсәтәләр. Халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре, психоневрологик учреждениеләр, приютлар, гаиләгә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм, адаптация үзәкләре, инвалидлар һәм өлкәннәр өчен йорт-интернатларда армый-талмый хезмәт куйган әлеге социаль хезмәткәрләрнең җәмгыять тормышына керткән өлешләре үлчәп бетергесез зур.
Соңгы елларда безнең хезмәткәрләр тарафыннан социаль тәэмин итү өлкәсендәге иң заманча таләпләр һәм стандартларга туры килә торган инновацион технологияләр кертелә бара. 2013 нче елда һәм агымдагы ел дәвамында инвалидлар, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү системасында күп кенә яңалыклар пәйда булды. Тернәкләндерү процессында махсуслашкан учреждениеләр тарафыннан социаль адаптация технологияләрен кертү, функциональ бәйсезлекне, көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләрен, үз-үзеңне тәэмин итә алу сәләтен яхшыртуга аеруча басым ясала. Мисал өчен, һәрбер учреждениедә төрле социаль технологияләр кулланыла. Аларның саны, тәртибе һәм җитдилеге исә бинаның матди-техник җиһазланышына, махсус бүлмәләр булуга, штатларның психолог, социаль хезмәт буенча белгеч, дәвалау физик культурасы инструкторы кебек ставкалар белән тулыланышына, иң беренче чиратта, белгечләрнең һөнәри осталыгы һәм белемлелегенә бәйле. Безнең өлкәгә ел саен яңа кадрларның килеп торуы аеруча олы куаныч. Нәкъ менә шушы яшьләргә алтын кадр фондыбыз - олпат, җилкәләре артында күпъеллык тәҗрибәләре булган белгечләр үзләренең эшләрен ышанып тапшыралар да инде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре тарафыннан кешеләр кабат авыр тормыш хәлендә калмасын өчен бик зур эш башкарыла. Бүгенге көндә социаль яклау органнары 70 тән артык хезмәт төре күрсәтәләр. Бу сан артында күпме кеше язмышы яшерелгән. Димәк, 1,5 миллионнан артык граждан – пенсионер, инвалидлар, балалы гаиләләр социаль хезмәткәрләрнең эшлекле ярдәмен тоя дигән сүз.
Аерым рәхмәт сүзләрен республиканың социаль яклау органнарында эшләүчеләргә җиткерәсем килә: татарстанлылар социаль яклау чараларын вакытында һәм тулы күләмдә алсын өчен алар көндәлек биниһая күп хезмәт куялар. Белгечләребез, вакыт белән дә исәпләшмичә, ярты ел эчендә балалары балалар бакчаларына йөрүче ата-аналарга компенсация билгеләү һәм түләү буенча әйтеп бетергесез зур эш башкардылар. Нәкъ менә аларның авыр хезмәте бәрабәренә 76159 кеше әлеге матди ярдәм төрен ала башлады. Шулай ук бик зур күләмдәге эш яңа төр социаль яклау чарасын булдыру, билгеләү һәм түләү буенча башкарылды. Ул да булса онкологик чирләргә дучар кешеләргә юлга тотылган акчалар буенча компенсация. Һәр ярты ел саен белгечләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алучыларны яңадан теркәү буенча масштаблы эш башкаралар. Әлеге субсидияне республиканың 120 мең йорт хуҗалыгы алуын исәпкә алсак, бу хезмәтнең ничаклы мәшәкатьле һәм авыр булуы аңлашыла.
Кадерле дуслар! Күп кенә татарстанлыларның социаль кәефе һәм тормыш дәрәҗәсе сезнең һөнәри осталык һәм нәтиҗәле хезмәтегезгә бәйле. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше, җан халәтенә тиң. Монда битарафлыкка, рәхимсезлеккә урын юк.
Бу бәйрәм көнендә барлык социаль хезмәткәрләргә кешеләргә тынычлык, иминлек, киләчәккә ышаныч бирүләре, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүләре, авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, иминлек һәм сабырлык телим!
Бәхетле булыгыз!
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.