Зәй районы социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара булып узган. Җылы дустанә атмосферада районның социаль хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылган.

Социаль хезмәткәрләргә авыр, мактаулы хезмәтләре өчен район башкарма комитеты  җитәкчесе Айрат Бариев  рәхмәт сүзләре җиткергән. Күп рәхмәт сүзләрен район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина да әйтеп киткән.

Хезмәткәрләр, үз чиратларында, Элмира Габделхак кызына акыллы идарә итүе, ачык йөзле, ярдәмчел булуы өчен  рәхмәт әйткәннәр.

Чара ахырында һәркем өчен күңелле бәйрәм концерты оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International