Татарстан Республикасында 2014 нче елның беренче кварталы өчен социаль индекс зурлыгы билгеләнгән

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2014 нче елның 1 нче кварталы өчен социаль индекс 105,0 % яки кварталның һәр ае өчен 101,6%ны тәшкил итә.

Индексның мондый зурлыгы   Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 9 нчы июнендә чыккан5 нче карары нигезендә расланган. Бу карар исә республика икътисадында мәшгуль булган халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту максатларында социаль индексның зурлыгын билгеләү буенча Республика тармакара комиссиясенең тәкъдименнән гыйбарәт.

Әлеге комиссиянең карары буенча, 2014 нче елның 1 нче кварталы өчен социаль индекс зурлыгын билгеләгәндә  башлангыч нокта итеп республиканың предприятие-оешмаларында уртача хезмәт хакы үсү индексы алынган. Ул исә январь-март айлары өчен 1,05 не тәшкил иткән. Димәк, 2014 нче елның 1 нче кварталы өчен социаль индекс зурлыгы 105 яки 101,6 % ны тәшкил итә. Бу – кварталның һәр ае өчен уртача күрсәткеч.

Социаль индекс оешмалар тарафыннан үз эшчеләренә оклад һәм тариф ставкаларын күтәрү өчен нигез юнәлткеч булып тора. Аны, хезмәт хакын индексацияләү буенча чараларны финанслау өчен матди мөмкинлекләре булган очракта, предприятиеләр куллана ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International