Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре наркотикларга каршы чара уздырганнар

2014 елның 20 июне, җомга
Бүген, "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  һәм "Бригантина" агитбригадасы Мәләкәстәге "Кояшкай" мәктәп лагеренә барганнар.  Балаларга бу көнне хәмер, наркотиклар һәм тәмәкенең зыяны турында видеороликлар күрсәткәннәр.  Волонтерлар аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә өндәгән.
Чара ахырында балигъ булмаганнар ишеткән-күргәннәре турында яхшы фикерләрен, теләкләрен язып калдырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International